Казан КАУнда «Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды

2 октябрьдә Казан ДАУнда механикалаштыру һәм техник сервис Институты базасында «Аграр фәннең заманча казанышлары» Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул профессор, РФА әгъза-корреспонденты, ТР ФА академигы, фән һәм техника өлкәсендә дәүләт һәм Хөкүмәт премияләре лауреаты, РФ атказанган фән эшлеклесе, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, РФА эксперты, Казан ДАУ профессоры, «Ярославич» ПК АҖ фәнни киңәшчесе, «Варнаагромаш» АҖ, Чиләбе Компрессор заводы, «Агротехника» АҖ консультанты Мәҗитов Нәҗип Каюм улына 80 яшь тулуга багышланган иде.

Чарада 100 дән артык кеше катнашты һәм шул ук кадәр кеше Россия Федерациясенең дистәдән артык шәһәреннән Zoom буенча конференц-элемтәгә кушылды. Шулай ук пресса да булды: «Аграрная тема», «Достижения науки и техники АПК», «Земля-землица», «Звезда Поволжья», «Сельская жизнь», «Республика Татарстан, «Техника и оборудование для села».

Пленар утырышта РФА, ТР ФА, агросәнәгать ассоциацияләре, РФ аграр югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү оешмалары җитәкчелеге исеменнән сәламләү һәм котлау сүзләре яңгырады. Котлау сүзләре белән Казан ДАУ ректоры Вәлиев А.Р. чыгыш ясады. Ул шулай ук «Казан ДАУ горурлыгы» мактау билгесен һәм «ТР Авыл хуҗалыгы химиясенә 40 ел» билгесен тапшырды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Сибгатуллин Ф.С. үзенең чыгышында Мәҗитовның илнең авыл хуҗалыгы машина төзелеше тармагы үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм профессорга 10нан артык үзенең китабын бүләк итте.

Аннан соң катнашучыларның докладларын тыңладылар. Соңыннан беренче Бөтенроссия (милли) координацион агроинженерлык фәнни-гамәли конференциясе карар чыгарды:

  1. Мәҗитов Н.К. җитәкчелегендә Казан ДАУнда һәм аның фәнни мәктәбендә 1973-2020 елларда РАСХН-РФА эш программасы буенча башкарылган фәнни тикшеренүләрне легитим дип танырга.
  2. Югары конкурентлыкка сәләтле проектны һәм төп башкаручыларны 2021 елда фән һәм техника өлкәсендә дәүләт һәм хөкүмәт премияләренә тәкъдим итәргә.
  3. Тәкъдим ителгән югары конкурентлыкка сәләтле, практикада тикшерелгән проектны хупларга һәм ТР, РФ Хөкүмәте, ТР Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы, Федерация Советы каравына тәкъдим итәргә.