Казан шәһәренең 186 нчы лицей укучылары Казан дәүләт аграр университетына экскурсия белән килделәр

1 октябрь көнне Казан шәһәренең 186 нчы лицей-гимназиясенең 5-7 сыйныф укучылары Казан ДАУна экскурсия белән килделәр.

Университет белән килешү нигезендә әлеге лицей базасында агротехнология юнәлешендәге профильле класслар оештырыла. Укучылар университетның укыту-демонстрация үзәгендә булдылар, анда күптән түгел узган Бөтенроссия Агро-НТИ конкурсында күрсәткән аппаратлар, проектлар тәкъдим ителде.

Балалар роботлаштырылган полигон белән таныштылар. Анда техниканың ничек эшләвен күзәттеләр, хәтта заманча авыл хуҗалыгы технологияләре белән каралган теге яки бу операцияләрне мөстәкыйль башкарып та карадылар. Укыту-демонстрация үзәгеннән соң укучылар ландшафтлы дизайн үзәгенә юнәлделәр. Анда бакчачылыкның һәм ландшафтлы дизайнның заманча технологияләренең ничек кулланылуын күрделәр.

Укучыларга экскурсия бик ошады, алар бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат белән таныштылар.