Казанда 2004-2005 елда туган яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

25-27 февральдә «Тулпар» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «Татарстан яшьләре»газетасы призына көрәш буенча беренчелек үтте. Ярышларда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 31 команда катнашты. Турнир март аенда узачак Россия беренчелегенә сайлап алу булып тора.

Тантаналы өлештә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.

«Барлык катнашучыларны, тренерларны һәм оештыручыларны сәламлим. Турнир бик күңелле узар һәм һәр көрәшче матур көрәш күрсәтер дип өметләнәм. Барыгызга да уңышлар телим һәм көчлеләр җиңсен!» – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Команда зачеты нәтиҗәләре:

1 урын – Яңа Савин районы (Казан);

2 урын – Кукмара районы;

3 урын – Арча районы.

Шәхси беренчелек нәтиҗәләре:

55 кг:

1 урын – Илфат Миңнегалиев – Азнакай.

60 кг:

1 урын – Рубин Раджабов – Әлмәт.

65 кг:

1 урын – Данис Садриев – Яңа Савин районы (Казан).

70 кг:

1 урын – Даил Зиннәтуллин – Әтнә районы.

75 кг:

1 урын – Илназ Шәмсиев-Актаныш районы.

80 кг:

1 урын – дияр Моратов-Арча районы.

85 кг:

1 урын – Инсаф Хәйруллин-Кукмара районы.

90 кг:

 1 урын – Азат Хәмдиев – Яңа Савин районы (Казан).

110 кг:

1 урын – Румил Семкичев – Әлмәт.

Translate