Казанда «Цифрлы игенчелек» компетенциясе буенча WorldSkills региональ чемпионаты башланды

Бүген Казан аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан алып барыла торган «Цифрлы игенчелек» компетенциясе буенча WorldSkills Russia чемпионатының региональ этабын ачу тантанасы узды. Ачылышта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм Казан дәүләт  аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин катнашты.

«Ышанам ки, сез монда алган компетенцияләр һәм белемнәрегез сезнең алдагы эшегездә һичшиксез кирәк булачак. Чөнки цифрлаштыру белән бәйле барлык нәрсәләр бүгенге көндә актив рәвештә безнең тормышыбызга керде. Бер генә тармак та, шул исәптән авыл хуҗалыгы да, цифрлаштырылмыйча яши алмый. Дөнья үзгәрә һәм 5 елдан соң инде классик агрономнар булмаячак, ә агроном-цифризаторлар булачак», — диде Наил Залаков.

WorldSkills-Яшь белгечләр арасында дөньяда иң дәрәҗәле ярыш, ул һөнәри үсеш һәм алга китү мөмкинлеге бирә.

«Бездә «Цифрлы игенчелек» компетенциясе күптән түгел – 3 ел элек барлыкка килде. Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының яңа технологияләр белүе һәм яңа заман таләпләренә әзер булуы мөһим», – дип хәбәр итте Наил Хәмидуллин.

Чара кысаларында төбәк этабында катнашучыларга сертификатлар тапшыру һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумының 2 курс укучысы Вилдан Фатыйховны, IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында 2 урын өчен («Цифрлы игенчелек» компетенциясе) һәм «DigitalSkills 2021» мәгълүмат технологияләре өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча өченче тармак чемпионатында 2 урын өчен («Цифрлы игенчелек» компетенциясе) бүләкләү булды.

Translate