Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшли башлады

25 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән килгән вәкилләр, Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшендә катнашу өчен, Казанга килделәр. Татарстан башкаласына БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән егетләр һәм кызлар килде.

Әйе, аларның телләре төрле, алар төрле дәүләтләрдә яши, әмма аларның уртак яклары да күп – алар мегаполисларга күчми, үзләренең кече ватаннарында яши. Шул ук вакытта алар яхшы эш алып барырга, гаилә корырга, буш вакытларын күңелле үткәрергә телиләр. Конгресс эшендә катнашучы Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшьләргә социаль мәсьәләләр буенча үз тәкъдимнәрен кертүләрен сорады, чөнки күтәрелгән проблемалар хәл ителергә тиеш, дип хәбәр итә «Татар – информ».

Хакимият органнары бу проблемаларны бик мөһим дип саный. Безнең илдә аларның күбесен милли проектлар ярдәмендә хәл итәргә ниятлиләр. Шуларның берсе – «Демография».

Татарстан демографик проблемаларны хәл итүдә уңай тәҗрибә белән уртаклаша ала. Республиканың кайбер районнарында никахлар саны арта, туучылар саны югары дәрәҗәдә.

Үз чиратында, Республика да башка төбәкләр һәм илләрнең уңай тәҗрибәсен алырга әзер. Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшендә Казан ДАУ ректоры А. Р. Вәлиев катнашты.

Конгресс 9 февральгә кадәр дәвам итәчәк.