Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советы утырышы

2020 елның 20 гыйнварында Казанның балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитетында Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр Советының чираттагы утырышы булды. Анда Казан ДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы катнашты.

Утырышта 2020 елның 7 февралендә узачак Казан яшь галимнәренең гомуми хисап-сайлау җыелышын оештыру һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Үткәрү урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр чыгачак.