Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советының чираттагы утырышы

25 февральдә яшьләр эшләре буенча Комитетта Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелды:

  1. Совет идарәсе әгъзаларын билгеләү турында.
  2. 2020 елга Казанның яшь галимнәр һәм белгечләр советының эш планын раслау турында.
  3. Совет әгъзалары арасында җаваплылык өлкәләрен бүлү турында.
  4. «Казанның иң яхшы яшь укытучысы -2020» конкурсын оештыру һәм үткәрү турында.
  5. Төрлечә сораулар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча яшь галимнәр һәм белгечләр советы идарәсенең яңа составын расладылар, Совет әгъзалары арасында вәкаләтләр бүлештеләр, Советның 2020 елга эш планын расладылар.

Утырышта Казан ДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы катнашты.