Кече формалардагы предприятиеләрне фәнни-техник өлкәдә үстерүгә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе И. М. Бортникның Казан ДАУна визиты

2020 елның 21 гыйнварында кече формалардагы предприятиеләрне фәнни-техник өлкәдә үстерүгә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Михайлович Бортник һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Радыковна Киреева килделәр.

Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев кунакларга университет эшчәнлегенең төп перспектив үсеш юнәлешләре, шул исәптән робототехника, биотехнологияләр турында сөйләде.

Кунаклар укыту-демонстратив үзәге, агроэкологик тикшеренүләр үзәге лабораторияләре белән таныштылар.

Казан ДАУ 2019 елда авыл мәктәпләре укучылары арасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының төбәк этабын уздырды.