«Киләчәк өчен 100 лидер»

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар елында «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектлар эшләде.

2020 елның мартында «Киләчәк өчен 100 лидер» проекты эшли башлый». Ул яшьләргә үз проектларын һәм стартапларын тәкъдим итәргә һәм аларны профессиональ остазлар белән бергә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар, белгечләр һәм эшкуарлар катнаша ала. Катнашучыларга бизнес-интенсив, шулай ук Татарстанның инновацион мәйданчыкларында практика узарга туры киләчәк.

Проект эшчәнлегенең юнәлешләре: IT, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, мәгариф һәм һөнәри әзерлек.

Гаризалар сайттагы шәхси кабинет аша бирелә: https://100leadersrt.ru/.