Коррупциягә каршы чара

“#Коррупциягә каршы” интеллектуаль уен

Хәзерге заман җәмгыятенең иң актуаль проблемаларыннан берсе – коррупция. Аны бетерү өчен уртак тырышлык кирәк. Безнең университетта коррупциягә каршы көрәш буенча студентлар комиссиясе актив эшли. Аның төп максаты – югары уку йорты студентларында һәм укытучыларында коррупциягә каршы тәртип формалаштыру.

24 апрель көнне Казан ДАУның механизация һәм техник сервис Институтында “#Коррупциягә каршы” интеллектуаль уены узды.