Котлыйбыз!

Б171-04 төркеменең 4 курс студенты Макарова Элиза Валерьевнаны “Агрохимия һәм агропочведение” номинациясендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының югары уку йортлары студентлары арасында иң яхшы фәнни эшкә Бөтенроссия конкурсының 2 этабы конференциясендә III урын яулавы белән котлыйбыз.

Фәнни эшнең темасы: «Нефть промыселы сулары белән пычранган җир кишәрлегенең туфракның уңдырышлылыгын торгызу буенча агрохимик характеристика һәм рекомендацияләр»

Фәнни җитәкче: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Гыйләҗев М.Ю..

Киләчәктә дә уңышлар телибез!