Кырым Республикасы Авыл хуҗалыгы министры белән очрашу
Кырым Республикасына эш визиты кысаларында Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты директоры Низаметдинов Марат Мингали улы Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары-Кырым Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Рюмшин Андрей Васильевич белән очрашты. Уртак фәнни проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.