Ләлә Кудерметова Россия фәне көне белән котлый!
Хөрмәтле Казан дәүләт аграр университетының фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре!
Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!
Фәнни технологияләр һәм эшләнмәләр агросәнәгать комплексын үстерү нигезендә ята һәм конкуренциягә сәләтле сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруга ярдәм итә. КДАУ галимнәре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар тармакның иң көчле якларын ачыкларга һәм агробизнесның үсеш нокталарын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Аграр фәннең данлы традицияләрен саклаучы сезнең югары уку йорты, хаклы рәвештә, илебезнең авыл хуҗалыгы өчен кадрлар чыныктыру урыны булып санала һәм Татарстан Республикасы фәнни авыл хуҗалыгы мәктәбенең флагманы булып тора.
Сезнең яңа идеяләрегез, эшләнмәләрегез, хезмәт сөючәнлегегез һәм нәтиҗәгә омтылуыгыз алга таба да тугры юлдашыгыз булсын! Сезнең фәнни тикшеренүләрегез Татарстанда гына түгел, ә аннан ерак читләрдә дә ихтыяҗга лаек булсын.
Чын күңелдән Сезгә яңа искиткеч уйлап табулар һәм фәнни казанышлар телим! Сезгә зур уңышлар һәм казанышлар юлдаш булсын!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт Советы Депутаты,
«Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖ
Татарстан региональ филиалы директоры . Р. Кудерметова