Лингвист студентлар Нюрнберг процессы турында тарихи дөреслекне саклап калырга ярдәм итәчәк

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Нюрнберг дәресләре» халыкара фәнни-гамәли форумында һәм «Россия сегодня» ХМАда «Нюрнберг-75» яңа волонтерлык проекты старт алу турында игълан иттеләр.

Хәзерге вакытта галим-тарихчылар алдында Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары турында тарихи дөреслекне саклау бурычы тора.

Лингвист студентлар вакыйгаларның җентекле хронологиясен торгызу өчен Нюрнберг трибуналы документларын һәм стенограммаларын күчерү белән шөгыльләнәчәк. Оригинал телен югары дәрәҗәдә белүче университет студентлары волонтерлар сыйфатында җәлеп ителәчәк. Бер ел дәвамында алар элек тәрҗемәләре булмаган чын документлар өстендә эшләячәк.

Студентлар өчен бу үз тарихи белемнәрен арттыру һәм Россия тарихына шәхси өлеш кертү мөмкинлеге.