«Мәдәни код» урам сәнгате фестивале

2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан, Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан, «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» (алга таба – Фестиваль) урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.

Фестиваль кысаларында йортлар фасадларында киң күләмле сәнгать эшләре ясалачак, танылган граффитистлар белән тәҗрибә уртаклашу өчен иҗади очрашулар оештырылачак. 3 февральдә Россия төбәкләреннән гаризалар кабул итү төгәлләнде. Эксперт советы карары нәтиҗәләре буенча тавыш бирүнең шорт-листына Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Ставрополь крае, Ленинград, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.

10 февральдән 3 мартка кадәр «Вконтакте» социаль челтәрендә «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасының рәсми төркемендә өч шәһәрне сайлап алу буенча халык онлайн-тавыш бирү уза.

(https://vk.com/rsvru?w=wall-162671848_3452)