Марий Эл Республикасының Бәрәңге районы укучылары белән очрашу

19 март көнне Бәрәңге муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының масштаблы очрашуы узды. Әлеге чарада Казан ДАУ хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Сәламләү сүзе белән муниципаль берәмлек хакимияте башлыгы Ибраев Альфит Габделхак улы чыгыш ясады. Шулай ук инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Наил Нурулла улы Хәмидуллин чыгыш ясады. Югары уку йортына кадәр әзерләү һәм эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Рәфкать кызы Фәссахова чыгарылыш сыйныф укучыларына Казан ДАУ турында, әзерлек юнәлешләре, укырга керү имтиханнары исемлегендәге үзгәрешләр һәм 2021 елда университетка кабул итү үзенчәлекләре турында сөйләде.