Механикалаштыру һәм техник сервис институтының ачык ишекләр көне

20 мартта Казан ДАУ Ачык ишекләр көне узды. Ул механикалаштыру һәм техник сервис Институтын әзерләү юнәлешләренә багышланган иде. Абитуриентлар вузга керү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр, студентларны эшкә урнаштыру перспективалары һәм практика узу мөмкинлекләре турында белделәр. Оештыручылар – кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Фәссахова Г.Р., механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры С.М. Яхин һәм профессор, «машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау» кафедрасы мөдире Н. Р.Әдһәмов

Әлеге чара кысаларында «эмодзи буенча һөнәрне таны» конкурсы оештырылды. Факультет студентлары он-лайн чыгыш ясадылар – уку шартлары турында сөйләделәр. Шулай ук механикалаштыру һәм техник сервис Институтын тәмамлаучылар да катнашты, алар үз эш урыннары турында сөйләделәр. Булачак абитуриентлар конкурсларда актив катнаштылар һәм сораулар бирделәр.