#Мин АгроНТИда катнашам! видеороликлар конкурсы старт алды
Видеороликлар конкурсы старты!
15 февральдән без #Мин АгроНТИда катнашам! видеороликлар конкурсына сезнең эшләрне кабул итәбез
? Конкурста катнашу вакыты һәм шартлары турында нигезләмәдә укыгыз (кушымта итеп бирелә).
Һәр видеоролик экспертлар тарафыннан критерийлар буенча бәяләнә:
✅ Эчтәлек
✅Креативлык
✅ Мотивация
✅ «Мәктәп укучылары өчен АгроНТИ» төркемендә катнашучылардан («ошый» тамгасы) лайклар һәм репостлар саны
Берничә киңәшне исәпкә алыгыз
Видеоролик рухи һәм «куңелне эләктерерлек» булырга тиеш.
Лайклар исәбеннән күп баллны ничек җыярга:
1.«Мәктәп укучылары өчен АгроНТИ» төркеменә барлык дусларын, сыйныфташларын, үз мәктәбеннән балаларны, аларның ата-аналарын һәм туганнарын чакырырга.
2.Ата-аналар төркемнәрендә «Мәктәп укучылары өчен АгроНТИ» төркеменә керү һәм мәктәптә минем өчен тавыш бирү яки ватманда (зур биттә) плакат ясау, мәктәп директоры белән килешеп,аны ашханәдә элү үтенече белән хәбәр калдырырга …
Уңышлар телибез!