“Мин коррупциягә каршы” плакатлар конкурсы

2020 елның 9 декабрендә ел саен Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казан ДАУның студентлар тулай торагында ел саен бу датага багышланган плакатлар конкурсы узды. Тулай торакта яшәүче студентлар коррупция проблемасына җитди карадылар һәм «Мин коррупциягә каршы” темасына плакатлар әзерләделәр.

Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы үз плакаты белән таныштырды һәм коррупциянең тормышка ничек тискәре йогынты ясавы турында сөйләде, аны бетерү ысулларын тәкъдим итте. Плакатларны оештыру-тәрбия эшләре буенча идарә башлыгы Мостафин А. А., коррупциягә каршы эшчәнлек буенча әйдәп баручы белгеч Лукманов Р.Р., студентлар тулай торагы мөдире Хөсәенов Р.К., тулай торак тәрбиячесе Нәфыйков И.Р., студентлар куркынычсызлык хезмәте командиры Гайфуллин И.Х., тулай торак тәрбиячесе Гәрәев Р.И., коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе вазыйфаларын башкаручы Хәкимова И.Ф. бәяләделәр. Конкурс нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак. Катнашуыгыз өчен барысына да рәхмәт.