“Мин – коррупциягә каршы»плакатлар конкурсы
Ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты китапханәсендә, 3 декабрьдә безнең университет студентлары арасында плакатлар конкурсы узды.
Конкурста катнашучылар коррупция проблемасына җитди карадылар һәм кызыклы, эчтәлекле плакатлар әзерләделәр. Конкурс шартлары буенча плакатлар эленгән иде һәм һәр катнашучы үз эшен тәкъдим итте, коррупциянең тормышка ничек тискәре йогынты ясавы турында сөйләде һәм аны бетерү ысулларын тәкъдим итте.
Плакатларны оештыру-тәрбия эшләре идарә башлыгы Мостафин А.А., коррупциягә каршы эшчәнлекне әйдәп баручы белгеч Лукманов Р. Р., яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Хөсәенов Р. к., тулай торак тәрбиячесе Нафиков И. Р., коррупциягә каршы эшчәнлек белгече Гайфуллин И. Х. бәяләделәр. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Конкурс нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.
Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!