«Мин – профессионал» студентлар олимпиадасының өченче сезонын үткәрү турында

«Мин профессионал» студентлар олимпиадаларын оештыручылар ассоциациясе «Мин – профессионал» (алга таба – олимпиада) Бөтенроссия студентлар олимпиадасының өченче сезоны башлану турында игълан итә.

«Мин-профессионал» Бөтенроссия студентлар олимпиадасы – «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проектларының берсе. Проект РФ фән һәм югары белем бирү Министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла. Проектның төп максаты – төрле белгечлекләрдәге талантлы студентларга үзләрен күрсәтергә һәм илнең әйдәп баручы вузында укуларын дәвам итәргә яки карьерасын эре компаниядә башларга ярдәм итү. 2019-2020 елларда «Мин – профессионал» олимпиадасы өченче тапкыр үткәрелә. Ярышларда катнашучыларның теоретик белемнәре генә түгел, һөнәри компетенцияләре дә тикшерелә. Студентлар төрле профессиональ өлкәләрне иңләгән 68 юнәлешнең бер яки берничәсендә үз көчләрен сынап карый ала.

«Мин – профессионал» олимпиадасына теркәлү чоры 2019 елның 2 октябреннән 18 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Студентлардан гаризалар саны елдан-ел арта бара: 2017-2018 елларда яшьләр катнашу өчен 523 мең гариза биргән, бу беренче сезон белән чагыштырганда 78% ка күбрәк (295 мең теркәлү). Олимпиаданың онлайн-сайлап алу этабы 22 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр узачак. Сайлап алу нәтиҗәләре 25 декабрьдә билгеле булачак. Ярышларның йомгаклау этабы 2020 елның 25 гыйнварыннан 4 мартына кадәр узачак. Көндезге этапны узу өчен мәйданчыклар илнең барлык федераль округларында урнашачак, катнашучылар алардан уңайлы территориальне сайлый алачаклар.Олимпиада нәтиҗәләре 2020 елның март ахырында билгеле булачак, ә апрель башында ярышлар дипломантларын бүләкләү тантанасы узачак. Дипломантлар Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары магистратурасына, аспирантурасына һәм ординатурасына укырга кергәндә ташламалар алачак, шулай ук эре профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге булачак. Алтын медаль ияләре шулай ук акчалата премияләр алачак («Бакалавриат» трекы буенча медалистлар өчен 200 мең сум һәм «Магистратура» трекы буенча 300 мең сум).

Икенче сезонда олимпиада дипломантлары -3472 катнашучы: шуларның 106-алтын, 139-көмеш һәм 190-бронза медаль, 952 җиңүче һәм 2085 призер.

2019-2020 елларда олимпиадада катнашучылар өчен белем бирү программасы тормышка ашырылачак. 2019-2020 елларда олимпиадада катнашучылар өчен белем бирү программасы тормышка ашырылачак. Ул ярышларның барлык юнәлешләре буенча әзерлек видеоматериалларын, шулай ук олимпиаданың аерым юнәлешләре буенча төбәк катнашучыларын турыдан туры әзерләү өчен вуз-оештыручыларның методик комиссияләренең региональ чыгышларын үз эченә ала. 2020 елның 25 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр олимпиада кысаларында 18 профильле кышкы мәктәп узачак. Аларга 2019 елның 1 ноябреннән 8 декабренә кадәр теркәлергә мөмкин. Кышкы мәктәпләр – ул белем бирү форумнары, югары уку йортларының уку курсларын чит илләргә чыгуына максималь юнәлдерелгән, анда талантлы яшьләр бөтен ил буенча фикердәшләр белән очраша. Алар өчен танылган профессионаллар, галимнәр һәм эшмәкәрләр лекцияләр һәм мастер-класслар үткәрәләр, үз тармакларындагы эшләр турында җентекләп сөйлиләр һәм катнашучыларга карьера трекларының күптөрлелеген күрсәтергә ярдәм итәләр. Кышкы мәктәпләрдә катнашу өчен өстәмә конкурс узарга кирәк булачак. Кышкы мәктәпләр Россиянең җиде шәһәрендә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Томск, Новосибирск, Төмән һәм Самара шәһәрләрендә узачак. Олимпиада сайты: https://yandex.ru/profi/

“Мин – профессионал» социаль челтәрләрдә:

ВКонтакте: https://vk.com/olimpiprofi

Instagram: https://www.instagram.com/yaprofessional/

Facebook: https://www.facebook.com/yaprofessional/

Олимпиада турында белешмә: Справка об олимпиаде