«Минем югары уку йорты — синең киләчәк» — яңа студентлар фестивале!

 “Казан дәүләт аграр университеты” ЮҺБ ФДБМУ яшьләр эшләре Федераль агентлыкның (Росмолодежь) конкурс проекты кысаларында «Минем югары уку йорты — синең киләчәк» проектын гамәлгә ашыра.

Син 10-11 сыйныф укучысы, һәм инде илнең кайсы югары уку йортына укырга керергә дип уйландың? Безгә кил! Без оештыручылар командасы белән «минем югары уку йорты – синең киләчәк” дип аталган фестиваль үткәрәбез. Бу – ачык ишекләр көне көне кебек, әмма яхшырак! Фестивальдә катнашучылар югары уку йортына  керүнең төрле нечкәлекләрен, тулай торактагы тормыш турында беләчәкләр, көндезге һәм читтән торып документлар тапшыру формасында ярдәм алачаклар. Бу һәм башка кызыклы мәгълүматны безнең иң яхшы студентлар сөйләячәк, алар инде студентлар тормышы турында күп нәрсә беләләр.