Музей – ул хәтер сакчысы
2021 елның 22 мартында Казан ДАУ тарих музеена экспонатлар тапшыру тантанасы булды.
Минушева Фәридә Фатыйх кызы музейга бүләк ясады – әтисенең фотографияләрен, мактау грамоталарын, диссертациясен һәм шәхси әйберләрен бүләк итте.
Әтисе Минушев Фатыйх Хәлилрахман улы 1956 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1967-1971 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкара.
https://www.instagram.com/p/CMyphCkBLtX/?igshid=yrd3sjo71gwq