МВА-Агробизнес халыкара программасы буенча чыгарылыш квалификация эшләрен яклау

2020 елның 28 гыйнварында Казан дәүләт аграр университетының утырышлар залында МВА-Агробизнес халыкара программасы тыңлаучыларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Анда икътисад фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Якупова Наилә Малик кызы җитәкчелегендәге комиссия катнашты. Кереш сүз белән техник фәннәр докторы, доцент Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады. Эшләрне яклау рус һәм инглиз телләрендә барды. Быел программаны тыңлаучылар арасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, югары белем бирү системасы, дәүләт һәм муниципаль идарә вәкилләре, шулай ук Әзербайҗаннан чит ил студенты бар иде. Чараны программа директоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Клычова Гүзәлия Салих кызының сүзләре төгәлләде.