На старт! Внимание! Марш!

«На старт! Внимание! Марш!» (алга таба – Программа) преакселерация программасын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итәбез. Аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә «Идея» технопаркы оештыра.

Программаны тормышка ашыру максаты – фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) программаларында катнашу өчен Татарстан Республикасыннан проект командаларын мотивацияләү, шулай ук Фонд программалары буенча Татарстан Республикасыннан җиңүчеләр (грантлар алучылар) санын арттыру.

Сайлап алуда 18 яшьтән алып, моңа кадәр фондка ярдәм итү программаларында җиңмәгән, Татарстан Республикасында инновацион проектны гамәлгә ашыру өчен проект командасында коллектив эшләгән Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Программада җиңүчеләр преакселерация программасының индивидуаль һәм төркем чараларында катнашу, шул исәптән проект белән идарә итүдә ярдәм, Фонд грантын алуга гаризалар әзерләү һәм яклау, фонд вәкилләре һәм экспертлар белән түгәрәк өстәлдә катнашу, тематик эшлекле уенда катнашу, шулай ук потенциаль инвесторларны һәм сәнәгать партнерларын эзләү буенча ярдәм ала.

Преакселерация чаралары «Идея» технопаркы базасында «Технологияләр трансферы үзәге» ҖЧҖ белгечләрен һәм бизнес-бергәлек вәкилләрен җәлеп итеп уздырылачак. Проектларны эксперт бәяләве үткәрүгә шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ белгечләре дә җәлеп ителәчәк.

Преакселерация программасында катнашу бушлай. Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 26 февраленә кадәр электрон рәвештә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: nastart@tpidea.ru. Тулырак мәгълүмат оештыручыларда: (843) 570-68-50 (доб.93-24).