“Намуслыкка Фокус” социаль видеороликлар республика конкурсы

1 октябрьдән «Намуслылыкка Фокус»республика социаль видеороликлар конкурсында теркәлү ачылды.

Конкурс кызыксынучы затларны коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы социаль видеоматериаллар базасын эшләүгә һәм булдыруга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Конкурста катнашучылар социаль видеоролик булдыру өчен 6 теманың берсен сайлап ала алалар:

• “Һәркем сайлавы” —Коррупциягә каршы тору буенча һәркем нинди чаралар күрә ала дигән сюжет;

• “Кайда акча сөйли, анда намус дәшми» –  коррупцион хокук бозулар һәм аларның нәтиҗәләре турында сюжетлар;

• “Намуслылык  миннән башлана” – кешеләргә карата сюжетлар;

• “Эшлекле коррупция” проекты – бизнес һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә коррупциячел хокук бозулар турында сюжетлар;

• “Көнкүреш коррупциясе ” проекты – гражданнар һәм хакимият органнарының үзара хезмәттәшлеге өлкәсендә коррупциячел хокук бозулар турында сюжетлар;

• “Тарихның бер өлеше” –  коррупциянең танылган очраклары, хокук бозуга этәрә торган шартлар һәм килеп туган хәлләрнең нәтиҗәләре турында документаль сюжетлар.

Translate