Президент академиясенең җәйге кампусы

2012 елдан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе Татарстан Республикасында «Президент академиясенең җәйге кампусы» халыкара мәгариф форумын (алга таба – Кампус) уздыра.

Кампусның белем бирү форматы – тренинглар, мастер-класслар, шулай ук анда лекторлар сыйфатында федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, әйдәп баручы уку йортлары укытучылары һәм экспертлары, эре корпорацияләр белгечләре чыгыш ясый.

Кампусның максаты – студентларның шәхси үсеше, белемнәрне гамәли куллану, заманча икътисади һәм социаль киңлек шартларында катлаулы мәсьәләләрне хәл итү.

Агымдагы елда Россия Федерациясендә санитар-эпидемиологик хәлне һәм Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып, Кампусны үткәрү 11-24 июль көннәрендә «Свияжские холмы» бөтенсезон шәһәр-курортында планлаштырылган. Анда 220 студент, шул исәптән Татарстан Республикасы югары уку йортларының 80 студенты катнашачак.

2021 елгы Кампусның темасы: «Кеше һәм шәхси багланышларның яңа чынбарлыклары: идеяләр, байлык, белем» («New Realities of Human and Personal Interactions: Ideas. Values. Knowledge»), эш теле – инглиз теле.

I этап – Кампусның республика этабы сайтында анкета тутыру www.atmrt.ru/campus.

II этап – гомуми эрудицияле булу, сәясәт, икътисад, халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә махсус дисциплиналарны белү, шулай ук инглиз телен белү буенча әңгәмә. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе Кампусның республика этабында катнашу өчен кандидатлар исемлеген формалаштыра.

III этап – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе вәкилләре катнашында дистанцион сайлап алу процедуралары.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 3 мартында «Президент академиясенең җәйге Кампусы» IX Халыкара белем бирү форумының республика этабының заявка бирү кампаниясенә старт бирелде, ул агымдагы елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк.

Элемтә өчен җаваплы: Михайлюк Анастасия Сергеевна, Кампусның республика этабы баш администраторы, тел.: +7 (962) 473-10-03.