Психолог Э.А. Кузнецованың «Яшь гаиләләргә күзәтүләр һәм киңәшләр көндәлеге» басмасы нәшер ителергә әзерләнә.

Басма «Россия яшьләре» яшьләр эшләре федераль агентлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Анда белгечнең ата-аналарның еш очрый торган сорауларына җавап бирү планлаштырыла. Белгечнең үз практикасыннан мисаллар һәм очраклар китереләчәк һәм охшаш хәлләрдән чыгуның гомуми алгоритмнары күрсәтеләчәк. Сез «ни өчен «проблема» сүзе урынына «кыенлык» сүзен кулланырга яхшырак?»  дигән сорауга җавап алачаксыз.

Баш мие «юк»  сүзе белән ничек эш итә? Үз максатларыңны ничек итеп дөрес формалаштырырга? Нәрсә ул гаилә планлаштыру? 18 гасырда кемне гаилә әгъзәләре рәтенә керткәннәр….

Бу тема белән кызыксынган Һәркем үз сорауларын тәкъдим итә ала һәм, мөгаен, белгеч җавабын инде китапта табачак. Моның өчен 2021 елның 28 ноябренә кадәр авторга түбәндәге  мейл буенча шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин: ecuznetcova@gmail.com