RE’ACTOR яшьләр даирәсендә креатив индустрияләрне үстерү программасы эшли башлады

Татарстан Республикасында RE’ACTOR яшьләр даирәсендә креатив индустрияләрне үстерү программасы эшли башлады.

Программа ике юнәлештә эшләячәк:

– төрле юнәлешләрдәге (мода, дизайн, кастомайзинг) креатив проектларны тормышка ашыруда иҗади кешеләргә ярдәм итү;

– бу проектларны алып барачак продюсерларны укыту, тормышка ашыруда һәм алга этәрүдә ярдәм итү.

Әгәр иҗади идеяңне тормышка ашырырга һәм аны креатив бизнеска әйләндерергә телисең икән, 20 нче майга кадәр гариза бир: http://reactor-art.ru/residents

Әгәр син яңа һөнәргә өйрәнергә һәм текә иҗади проектлар өстендә эшләргә телисең икән, 15 майга кадәр продюсерлык программасына заявка бир: http://reactor-art.ru/curators

Креатив индустрияләр өлкәсендә эшләргә теләүче Татарстан Республикасыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге иҗади яшьләрне чакырабыз. Гариза бирегез, сезне көтәбез!