Ректорның Белем көне белән котлавы!

Хөрмәтле Казан дәүләт аграр университеты студентлары, аспирантлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре!

Кадерле хезмәттәшләр һәм дуслар!

Сезне чын күңелдән Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйм!

Белем көне – Россия мәгариф системасының төп бәйрәме. Ел саен без – белем бирү процессында катнашучылар – һәрвакыт яңа очрашулар һәм танышулар, кызыклы проектлар, мөһим һөнәри максатлар һәм бурычлар, яңа перспективалар һәм ориентирлар алып килә торган бу көнне ихлас күңелдән һәм дулкынлану белән каршылыйбыз.

Бүгенге беренче курс студентлары алдында олы һөнәри тормышларына ишекләр ачык, анда алар үзләрен яхшы укуда гына түгел, ә фәндә, спортта, иҗатта да күрсәтә алалар, Казан дәүләт аграр университетының күренекле уңышларына һәм традицияләренә лаеклы өлеш кертәләр.

Белем көнен ел саен уздырсак та, югары курс студентлары, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар өчен ул шатлыклы дулкынлану белән тулы. Чөнки беренче сентябрь, без аны ничә тапкыр гына каршыласак та, һәрчак яңалык хисе белән озатыла.

Хөрмәтле коллегалар һәм студентлар! Бу ел башы үзенчәлекле, чөнки без аны катлаулы санитар-эпидемиологик хәл шартларында каршылыйбыз. Мин сезне аның иминлегенә карата барлык таләпләрне үтәвегезне сорыйм,чөнки бу, барыннан да элек, сезнең янәшәгездә булган һәркемгә карата сәламәтлек һәм хөрмәт таныклыгы.

Һәркайсыгызга уңышлар телим, уй-ниятләрегез тормышка ашсын. Яңа уку елы якты ачышлар һәм зур казанышлар елы булсын!