РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының тәрбия эше өчен җаваплы проректорларының семинар-киңәшмәсе Казан ДАУ базасында узачак

14 майда Казан ДАУ базасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының тәрбия эше өчен җаваплыларының һәм проректорларының «Аграр вузда тәрбия эшенең комплекслы моделен формалаштыру» семинар-киңәшмәсе һәм «Мәгариф турындагы законнар нигезендә югары уку йортларында укучыларны тәрбияләүне оештыру таләпләре» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Аларда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының тәрбия эшләре буенча проректорлары, үзәк җитәкчеләре, идарә һәм бүлек башлыклары катнашачак.

Әлеге чараларда катнашучылар арасында шулай ук Евграфова Людмила Владимировна – АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе әгъзаларының спорт-массакүләм һәм тәрбия эшләре буенча үзара хезмәттәшлеген оештыру бүлеге башлыгы; Николай Иванович Иванов – «Агро мәгариф» Ассоциациясе каршындагы аграр югары уку йортларында тәрбия эшчәнлеген координацияләү Советы секретаре; Бердышев Виктор Егорович – «Агрообразование» Ассоциациясе генераль директоры булачак.

Фикер алышу өчен төп темалар: