РФ Президенты каршындагы Советның фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре Координация советы утырышы

2021 елның 22 октябрендә Казан федераль университетында Россия Федерациясе Президенты каршындагы фән һәм мәгариф Советының фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре Координация советының Идел буе федераль округының яшь галимнәре белән киңәшмәсе булып узды. Кереш сүз белән Координация советы рәисе, «Курчатовский институты» фәнни-тикшеренү үзәгенең синхрон-нейтрон тикшеренүләр комплексы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марченков Никита Владимирович чыгыш ясады, ул Координация советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Идел буе федераль округында яшь галимнәр Советлары эшчәнлеген координацияләү турында Координация советы әгъзасы, Н.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетының теоретик физика кафедрасы доценты Конаков Антон Сергеевич чыгыш ясады.

Пенза өлкәсе Хөкүмәте каршындагы Яшь галимнәр һәм белгечләр советы проектлары турында киңәшмәдә катнашучыларга Пенза өлкәсе Хөкүмәте каршындагы Яшь галимнәр һәм белгечләр советы рәисе урынбасары Гарькин Игорь Николаевич сөйләде. Киңәшмә барышында Түбән Новгород өлкәсенең яшь галимнәр Советы Рәисе Смыков Александр Анатольевичның Түбән Новгород өлкәсенең яшь галимнәр советы турындагы доклады тыңланды.

Студентлар фәнни журналын булдыру тәҗрибәсе турында киңәшмәдә катнашучыларга Пермь краеның яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзасы, ПНИПУның төзелеш инжинирингы һәм материал белеме кафедрасы доценты Алексеев Александр Олегович сөйләде.

Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм белгечләр советы әгъзалары әлеге киңәшмәдә актив катнаштылар, шул исәптән Казан ДАУның яшь галимнәр советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы. Казан шәһәренең яшь галимнәр һәм студентлар советы рәисе Гапоненко Сергей Олегович Казан шәһәре яшь галимнәр һәм студентлар советы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм Казан шәһәренең яшь галимнәрен социологик сораштыру нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Translate