РГО 2020 ЕЛ ПРЕМИЯСЕ

17 февральдә Рус география җәмгыятенең 2020 елгы премиясенә гаризалар кабул итү башланды (Русское географическое общество – РГО). Махсус форма тутырып, сайтта гариза бирергә мөмкин. Гаризалар 2020 елның 1 июненә кадәр кабул ителә.

Подать заявку

РГО премиясе – милли география, экология, Россиянең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру, шулай ук географик фән һәм мәгарифне популярлаштыручыларга ярдәм итү өлкәсендә дәрәҗәле бүләк. 2014 елда гамәлгә куелды. Ике елга бер тапкыр уздырыла һәм халыкара статуска ия.

Премия тарафыннан уңышлы тормышка ашырылган проектлар: фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, күренекле экспедицияләр, мәгариф өлкәсендә новаторлык идеяләре, география, табигатьне саклауга, этнографиягә, Россия тарихына һәм мәдәниятенә багышланган фәнни-популяр фильмнар, телевизион, нәшрият проектлары билгеләп үтелә.

Премиягә заявканы дөньяның теләсә кайсы иленнән физик зат яки оешма бирә ала, проект Россиягә багышланган очракта (!).

Премияне үткәрү этаплары, гаризалар бирү тәртибе, гаризаларны бәяләү принциплары турында: КОНЦЕПЦИИ ПРЕМИИ 2020 ГОДА

2020 елда Премия сигез номинациядә тапшырылачак:

  1. Иң яхшы фәнни проект. География һәм чиктәш фәннәр өлкәсендә фәнни-тикшеренү проектлары нәтиҗәләре.
  2. Иң яхшы тарихи-мәдәни проект. Археология, этнография һәм чиктәш фәннәр өлкәсендәге тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен өйрәнү, торгызу, саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар нәтиҗәләре.
  3. География өлкәсендә иң яхшы белем бирү проекты. География һәм чиктәш фәннәр өлкәсендә белем бирү проектлары нәтиҗәләре.
  4. Россия буенча иң яхшы экспедиция. Экспедиция тикшеренүләре, шул исәптән су асты, география һәм чиктәш фәннәр өлкәсендә нәтиҗәләре.
  5. Иң яхшы табигать саклау проекты. Әйләнә-тирә мохитне һәм биологик төрлелекне өйрәнү, торгызу һәм саклауга, шулай ук табигый ресурслардан рациональ файдалануны популярлаштыруга юнәлтелгән проектлар нәтиҗәләре.
  6. Иң яхшы медиапроект. Фәнни-популяр һәм документаль кино, телевизион, интернет – һәм радио – проектлар, география һәм чиктәш фәннәр өлкәсендә чыккан басмалар.
  7. Иң яхшы яшьләр проекты. География һәм чиктәш фәннәр өлкәсендә фәнни, экспедиция, табигать саклау, белем бирү проектлары. 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге затлар катнаша.
  8. Иң яхшы туристик проект. Россиядә эчке һәм чит ил туризмын үстерү буенча проектлар, шул исәптән экологик, актив, мәдәни танып-белү ялы өлкәсендәге проектлар, туристик маршрутлар, туристик-рекреацион комплекслар, зур масштаблы объектлар, юл күрсәткечләре һ.б. нәтиҗәләре.

Гаризалар 2020 елның 17 февраленнән 1 июненә кадәр кабул ителә.