«Россельхозбанк» АҖ Zoom-конференциягә чакыра
Россия агросәнәгать комплексын технологик модернизацияләүне тәэмин итү максатларында «Россельхозбанк» АҖнең финанс технологияләрен үстерү үзәге тарафыннан кече һәм урта бизнеска караган АПК предприятиеләре өчен инновацион онлайн – платформа (алга таба-экосистема) базасында “Шәхси фермерлык” цифрлы экосистема эшләнде. АПК экосистемасы – авыл хуҗалыгында цифрлы сервислар күрсәтүнең яңа алымының төп элементы, гамәлгә ашырылган онлайн-платформа урта һәм кече бизнес субъектларына, шулай ук микропредприятиеләргә онлайн-хезмәтләрнең түбәндәге төркемнәренә керү мөмкинлеген тәэмин итә:
– вакансияләр базасында персонал сайлау һәм агросектор резюмелары буенча сервис;
– товарларны һәм хезмәт күрсәәтүне алга этәрү сервислары;
– агросервис;
– бизнеска ярдәм күрсәтү сервислары;
– цифрлы банк сервисларына.
АПК предприятиеләре өчен персонал сайлау сервисы кече һәм урта бизнес компанияләренә вакансияләр, ә эш эзләүчеләргә – резюмелар урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Профильле югары уку йортлары студентларына һәм аны тәмамлаучыларга әлеге алым үз һөнәре (специализациясе) буенча актуаль вакансияләр эзләү мөмкинлеген тәэмин итәчәк, шулай ук резюмеларны урнаштыру һәм потенциаль эш бирүчеләр белән оператив элемтә урнаштыру өчен өстәмә шартлар тудырачак.
Экосистемада вакансияләр һәм резюмелар урнаштыру бушлай булачак.
Резюмены электрон формада урнаштыру түбәндәге адрес буенча башкарыла: https://svoefermerstvo.ru/recruitment/.
«Россельхозбанк» АҖ тарафыннан АПК предприятиеләре өчен персонал сайлау онлайн-сервисны финанс технологияләрен үстерү Үзәге җитәкчесе Волкова Полина Андреевна координацияли.
Вузга кадәр белем бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру үзәге «Россельхозбанк» АҖ вәкилләре белән 2020 елның 17 ноябрендә 9.40 сәгатьтә Zoom-конференция оештыра.