Россельхозбанк КДАУ студентларын практика һәм стажировка үтәргә чакыра
Казан дәүләт аграр университеты (КДАУ) студентлары Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалында җитештерү практикасын уза алалар.
Практиканы узу банк эшчәнлеге темаларына курс һәм диплом эшләрен әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук филиал структурасы, бизнес-юнәлешләр белән танышырга һәм алга таба өстенлекле тәртиптә эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.
Россельхозбанкта стажировка үткәндә һәм эшләп, яшь белгеч кешеләр һәм финанс инструментлары белән эшләү тәҗрибәсе алачак, үз керемнәрен җайга салу һәм карьера төзү, квалификацияне күтәрү, документлар белән эшләү күнекмәләрен алу, файдалы элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге алачак.
“Банкның Кадрлар сәясәте һөнәри һәм шәхси үсеш өчен шартлар тудыра, аны арттыруның чикләнмәгән мөмкинлекләре булган тотрыклы керемне тәэмин итә һәм югары нәтиҗәле команда формалаштыруга юнәлдерелгән”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.
“Икътисад” юнәлеше буенча 2нче курста укучы КДАУ студенты Шаихова Адилә Россельхозбанкта практика узды. “Практикада беркетелгән белемнәр потенциаль эш бирүчеләр тарафыннан хуплана дип саныйм. Һәрвакыт банкта эшләргә хыялландым һәм бу юнәлештә беренче адым ясалды инде. Якын арада Россельхозбанк хезмәткәрләре сафын тулыландырырмын дип өметләнәм”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты укучы.
Банкта практика узган студентлар, шулай ук югары уку йортын тәмамлаучылар Россельхозбанкта өлкән кассир, физик затлар белән эшләү буенча менеджер-операцияче, юридик затлар белән эшләү буенча операционист вазыйфаларына эшкә урнаша ала.
Элемтә өчен телефон: 8 (843) 528-07-37 (өст. 1318).
«Россельхозбанк» ААҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтү буенча Милли кредит-финанс системасының нигезе. Банк 2000 елда төзелгән һәм бүген илнең агросәнәгать комплексының төп кредиторы булып тора, активлар һәм капитал күләме буенча илнең иң эре һәм тотрыклы банклары, шулай ук Россиянең иң эре банкларының ышанычлылык рейтингы лидерлары арасына керә.