Россия аграр югары уку йортларының яшь галимнәр советы рәисләре Казан ДАУна экскурсия белән

Россия аграр югары уку йортларының яшь галимнәр советы рәисләре Казан ДАУна экскурсия белән килделәр. Экскурсияне Казан ДАУның яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы үткәрде.

Алар урман факультетының яңартылган бинасы белән таныштылар, уку-демонстрация үзәген карадылар. Аннары алар ландшафт дизайн үзәгендә булдылар, анда әле күптән түгел генә фестиваль узды һәм ташлар бакчасы эшли. Яшь галимнәр студентларның ландшафт дизайны фестивале экспозицияләреннән бик канәгать калдылар.

Аннан соң кунаклар агрономия факультеты музее белән таныштылар. Музей директоры Сима Сәитовна аларга факультет тарихы, университетны тәмамлаган күренекле шәхесләр һәм укытучыларның казанышлары турында сөйләде.

Яшь галимнәр хезмәттәшләре белән аралаштылар, Казан ДАУ турында уңай фикерләр, уңай бәяләмә калдырдылар.