Россия авыл хуҗалыгы банкы Татарстанда аграр югары уку йортлары студентларына стипендия сертификатлары тапшырды
Татарстанның аграр вузларыннан 14 студент Россия авыл хуҗалыгы банкының стипендия программасында катнашты. Казан дәүләт аграр университетының 7 иң яхшы студенты һәм Н. Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә укучы 7 студент исемле стипендиягә ия булды.
Стипендия сертификатларын тапшыру тантанасы Россия авыл хуҗалыгы банкының Татарстан төбәк филиалында узды. АПК өлкәсендә булачак белгечләргә сәламләү сүзе белән Банкның региональ филиалы директоры Ләлә Кудерметова мөрәҗәгать итте: «Безнең республика һәм тулаем ил авыл хуҗалыгы продукциясенең эре экспортеры булып тора, димәк, авыл хуҗалыгы тармагына яшь, талантлы һәм перспектив кадрлар кирәк. Алар Россия аграрийларының данлы традицияләрен дәвам итәчәк», – дип ассызыклады ул.
Россия авыл хуҗалыгы банкы берничә ел рәттән яшьләрне авыл хуҗалыгы өлкәсендә һөнәрләргә өйрәтүгә матди стимуллаштыра. Банкның стипендиаль программасының максаты – аграр югары уку йортларының иң талантлы студентларына финанс ярдәме күрсәтү, нәтиҗәле белем алу өчен шартлар тудыру һәм агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын формалаштыру.
Исемле стипендиягә укуда югары өлгереш нәтиҗәләре күрсәткән һәм фәнни эшчәнлек алып барган студентлар ия булалар. Олимпиадаларда катнашу да өстенлек булып тора. Быел финанс ярдәменең күләме аена 15 мең сумга кадәр арттырылды.
«Россия авыл хуҗалыгы банкы» АҖ – Россия агросәнәгать комплексына хезмәт күрсәтүнең милли кредит-финанс системасының нигезе. Банк 2000 елда төзелгән һәм бүген илнең агросәнәгать комплексының төп кредиторы булып тора, активлар һәм капитал күләме буенча иң эре һәм тотрыклы банклар, шулай ук Россиянең иң эре банкларының ышанычлылык рейтингы лидерлары арасына керә.