«Россия электрон рәвештә» халыкара катнашында Бөтенроссия Президент китапханәсе олимпиадасы

Президент китапханәсе урта (тулы) гомуми һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары өчен Россия тарихы, җәмгыять белеме һәм рус теле фәннәреннән «Россия электрон дөньяда» интерактив олимпиадасын үткәрә. Катнашучылар үз көчләрен һәр фәндә сынап карый ала яки үзләрен көчлерәк хис иткән әйберне сайлый ала. Олимпиада укучыларны илебез тарихы, Россия дәүләтчелеге теориясе һәм практикасы буенча чыганакларга мөрәҗәгать итү максаты белән үткәрелә. Олимпиадада катнашучылар, Президент китапханәсе порталы аша электрон чыганакларга мөрәҗәгать итеп, максималь рәвештә тулы җаваплар бирә алалар.

Олимпиада 2021 елның 20 сентябреннән 2022 елның 17 мартына кадәр үткәрелә һәм өч мәҗбүри этапны үз эченә ала:

• беренче  – сайлап алу туры читтән торып, 2021 елның 20 сентябреннән 30 ноябренә кадәр белемнәрне дистанцион тестлау системасын кулланып үткәрел.;

• икенче – сайлап алу этабы шулай ук читтән торып, 2021 елның 20 декабреннән башлап 2022 елның 21 гыйнварына кадәр белемнәрне дистанцион тестлау системасын кулланып үткәрелә;

• өченче  –  йомгаклау этабы 2022 елның 15-17 март көннәрендә көндезге формада үткәрелә.

Олимпиадада урта мәктәпләрнең 10-11 сыйныф  укучылары, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша. Олимпиадада катнашу өчен сайтта теркәлү процедурасын узарга кирәк.

Игътибар! Катнашучыларны теркәү 2021 елның 13 сентябреннән ачыла.

Чит тел буларак рус теле буенча олимпиадада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчегез: http://olympiada.prlib.ru/rusforeign