Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Д. Н. Патрушевның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре Көне белән котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләркадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Аграрчылар хезмәте Россиядә һәрвакыт аерым хөрмәтк ия булды. Быелгы катлаулы шартларга карамастан, сез, тармакның өзлексез эшен тәэмин итеп, аның тотрыклы үсешен саклап калып, барлык төп юнәлешләр буенча җитештерү күләмнәрен шактый арттыруга ирешеп, тагын бер кат үзегезнең югары профессиональ булуыгызны күрсәттегез.

Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә ил быел совет чорыннан соңгы тарихта икенче мәртәбә бөртеклеләр буенча югары уңыш җыя. Теплица яшелчәләре җитештерүдә дә рекорд күрсәткечләр көтелә. Терлекчелектәге, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендәге нәтиҗәләр, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү бурычы хәл ителде, дип, ышанып әйтергә мөмкинлек бирә. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм хезмәт сөючәнлеге тармакка Россия икътисадында алдынгы позицияләргә чыгарга, агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауда яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирде.

Шуның белән бергә, тармакны алга таба динамикалы үстерү өчен күләмле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк әле. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру, предприятиеләрне модернизацияләү, заманча инвестицион проектларны гамәлгә ашыру, яңа базарлар ачу һ.б.лар. Шул ук вакытта, безнең эштә мөһим һәм өстенлекле юнәлеш булып – авылда уңайлы һәм заманча тормыш шартлары булдыру кала. Быел без “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бу юнәлештә шактый уңышларга ирештек. Якындагы елларда ул илнең агросәнәгать комплексына яңа импульс бирер, дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, тормышыгызда тынычлык, иминлек, эшләрегездә уңышлар һәм иң изге теләкләр телим!

Бәйрәм белән!

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры                    Д.Н.Патрушев