Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр автор проектлары һәм проектларының XIX Бөтенроссия «Минем илем — минем Россиям» конкурсы старт алды

«Минем илем — минем Россиям» – Россия территорияләренең тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм социаль-икътисадый проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән идеяләр тәкъдим итәргә һәм проектларны тормышка ашырырга әзер булган илнең үз төбәгенең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртучы инициативалы кешеләре өчен Бөтенроссия конкурсы.

2022 елда «Минем илем — минем Россиям» Бөтенроссия конкурсының төп тематик сызыгы – Россия халыкларының мәдәни мирасы. Үз проектларын Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләренең бөтен Номинацияләрнең тулы исемлеге сайтта урнаштырылганспектрын үз эченә алган 17 профильле номинациядә тәкъдим итәргә мөмкин. Номинацияләрнең тулы исемлеге сайтта урнаштырылган https://moyastrana.ru/nominatsii/

Конкурста катнашу нәрсә бирә?

Үз проектын локаль һәм федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру

Проектны тормышка ашыру өчен грантлар һәм җиңүчеләргә акчалата премияләр

●Стажировка һәм Партнерлык оешмаларында эшкә урнаштыру

●Махсус өстәмә белем бирү программалары буенча укыту

●«Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы бәйгеләре финалистлары арасыннан шәхси остазны алу мөмкинлеге

●Конкурсны тәмамлаучылар Ассоциациясендә әгъзалык

●Проектларга мәгълүмати ярдәм күрсәтү

Конкурста катнашу өчен 2022 елның 24 апреленә кадәр сайтта гариза бирергә кирәк: https://moyastrana.ru/

Россия төбәкләрен үстерү буенча үз идеяләрен 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшьләр тәкъдим итә ала. «Балалар халык әкиятләре» махсус номинациясендә 13 яшькә кадәр, «Курчатов кодлары: мирас» махсус номинациясендә 10 яшьтән 35 яшькә кадәр катнашучыларның иҗади эшләре кабул ителә. «Минем педагогик инициативам» номинациясе яшь буенча чикләүләр юк.

Проект яңалыкларын социаль челтәрләрендә күзәтеп барыгыз:

 В Контакте.https://vk.com/m mr), Instagram ttps://instagram.com/moyastrana.ru, Facebook (https://www.facebook.com/konkursmoyastrana

Катнашу кагыйдәләре, номинацияләр исемлеге һәм конкурсны үткәрү вакыты сайтта урнаштырылган: https://moyastrana.ru/

Translate