Россия югары уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәк II конкурсы

1 июльдән 14 ноябрьгә кадәр Россия югары уку йортлары арасында иң яхшы медиаүзәк (алга таба – Конкурс) буенча II Конкурс уза. Ул Россия югары уку йортларының һәм яшьләр медиа үзәкләренең иң яхшы медиаүзәкләрен ачыклауга, югары уку йортларының медиаүзәкләре арасында эш тәҗрибәсе белән алмашуга, яшь журналистларны һәм медиа өлкәсенең яңа эш башлаучы белгечләрен бүләкләүгә юнәлдерелгән. Конкурс Россия Федерациясе фән һәм югары белем бирү Министрлыгы, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, «ВКонтакте» социаль челтәре, «Европа медиагруппасы» һәм «Россия сегодня» ХМА ярдәмендә Халыкара студентлар телевидениесе ассоциациясе тарафыннан үткәрелә.

Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге югары белем бирү оешмалары студентлары да, шулай ук югары уку йортларының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре дә катнаша ала.

Конкурс ике этапта үткәрелә:

• I этап (сайлап алу) 2020 елның 1 июле-7 сентябре;

• II этап (иҗади) 2020 елның 9 сентябре-11 октябре.

Җиңүчеләрне бүләкләү 2020 елның 9-14 ноябрендә яшьләр медиа V Бөтенроссия конгрессында узачак.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны 8 (999) 840-49-90 телефоны буенча яки mediacenter@iast.pro электрон почта адресы буенча алырга мөмкин.