“Ростельмаш” заводының дилер үзәген ачу тантанасы

11 июнь көнне Яр буе Морквашы авылында «Ростсельмаш» заводының дилер үзәген ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.А. Җәббаров, Ростсельмаш генераль директоры Валерий Мальцев, «Семиреченская база снабжения» ААҖ хуҗасы Тамир Алимбаев, шулай ук финанс структуралары вәкилләре һәм Татарстанның алдынгы аграрийлары катнашты.

Министр Югары Ослан районында практика узучы Казан ДАУ студентлары белән очрашты.

«Ростсельмаш» КЗ ҖЧҖ һәм Казан ДАУ арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә ирешелде.