«РRоЭКо» фәнни-гамәли тикшеренү эшләренең республика конкурсы

 Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «Максидом» компаниясе ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте «РRоЭКо» фәнни-гамәли тикшеренү эшләренең республика конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты – яшьләр арасында экология өлкәсендә фәнни эшчәнлекне популярлаштыру. «РRоЭКо» кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы предприятиеләрнең турыдан-туры конкурста катнашучылар белән хезмәттәшлеге өчен мәйданчык оештырылачак.

Фәнни конференцияне үткәрү датасы һәм гаризалар кабул итү вакыты үзгәрүе турында хәбәр итәбез: конкурста катнашу өчен Онлайн-теркәлү 2020 елның 10 маена кадәр дәвам итәчәк, конкурска эшләрне 2020 елның 20 маена кадәр тапшырырга кирәк. Финал (турыдан-туры) этабы 2020 елның 1-5 июнендә узачак.

Конкурста катнашу өчен югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре студентлары да, шулай ук Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11 сыйныф укучылары да чакырыла.

066 ИНФОРМАЦИОННОЕ ПИСЬМО О ПРОВЕДЕНИИ РЕСПУБЛИКАНСКОГО КОНКУРСА НАУЧНЫХ ПРОЕКТОВ ПРОЭКО — 2019-2020