“Рунга” мәктәп урманчылыгы әгъзасы юниорларның “Подрост” бөтенроссия урман конкурсы финалисты булды

«Рунга» мәктәп урманчылыгы әгъзасы Самаркина Дарья юниорларның «Подрост» («Табигатьне саклау һәм урман байлыкларына сак караш өчен») Бөтенроссия конкурсында «Табигать саклау эшчәнлеге» номинациясендә финалист булды. Мәктәп урманчылыгы Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, Буа муниципаль районының Ырынгы урта мәктәбе һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының «Буа урманчылыгы» ДКУ белән берлектә оештырылган. Проект җитәкчеләре – биология укытучысы Алексеева А. К., профессор Мусин Х. Г. һәм урманчы Гатауллин И. И..

Конкурсны урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы оештыра.

Конкурсның финалы Мәскәү шәһәрендә сентябрь аенда үткәрелә. Татарстан Республикасыннан финалда Самаркина Дарья гына катнашты.

Финалистларны һәм проект җитәкчеләрен котлыйбыз!