Рус теле буенча Тоталь диктант
Бүген Казан дәүләт аграр университетында Экономика институтының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы, Казан дәүләт аграр университетының Укыту-методик идарәсе тарафыннан оештырылган рус теле буенча Тоталь диктант акциясе узды.
Акциянең максаты – рус телен саклау һәм үстерү. 2022 текст авторы язучы Марина Степнова, “Тугызынчы”, “Хирург”, “Лазарь хатын-кызлары” һ.б. әсәрләр авторы. Текстны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы һәм блогер Алинә Гыймалетдинова укыды. Диктант белән кызыксыну зур булды, катнашучылар арасында безнең университетның 100гә якын студенты һәм Вахитов районы халкы бар иде.