Science Slam яшь галимнәр өчен «Аграр фән – киләчәккә адым»

Казан ДАУ аспирантлары һәм студентлары «Аграр фән – киләчәккә адым» фәнни слэмында катнаштылар.

Яшь галимнәрнең тикшеренүләре аграр фәннең төрле өлкәләренә кагыла иде. Мәсәлән, икенче курс студенты Тарасов Влад студентлар стартабы буенча «Җитештерү чараларын тәэмин итүчеләрне эзләү Интернет-сервисы» проектын тәкъдир итте, ә аспирант Фәйзуллин Ренат «Авыл хуҗалыгы машиналарында олрлыкларны имгәтү» тикшеренүе нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Конкурсның модераторы һәм жюри әгъзасы булып Казан ДАУның яшь галимнәр Советы Рәисе Сафиуллин Нияз Азат улы чыгыш ясады. Ул конкурсантларның эшен бәяләүдә актив катнашты, аларга кыйммәтле искәрмәләр һәм файдалы киңәшләр бирде, шулай ук аларның тикшеренү эшчәнлегендә алга таба да уңышлар теләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча икенче урынны икенче курс студенты Закиров Арсен алды, «Органик игенчелек өчен яңа органминераль ашламалар эшләү»дигән доклад белән чыгыш ясады.

Фәнни слэм — фәнни коммуникациянең академик булмаган рәвеше, галимнәрнең фәнни-популяр формада үзләренең фәнни эзләнүләре турында хикәяләре белән кыска чыгышлары рәвешендә ярыш.

Translate