Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!

Россия Федерациясе фәнни җәмәгатьчелеге 8 февральдә үзенең һөнәри бәйрәмен – фән көнен билгеләп үтә. Фән һәрвакыт фәнни-техник алгарышның төп көче, милли байлыкның мөһим өлеше, икътисад, мәгариф, бөтен социаль өлкә үсешенең куәтле ресурсы, ә галимнәр – җәмгыятьнең элитасы һәм илнең иң кыйммәтле байлыгы булып кала.

Бу заманча аграр фәнне үстерүгә интеллектуаль өлеш кертүчеләр өчен дә истәлекле дата. Казан дәүләт аграр университеты хаклы рәвештә  күренекле галимнәре һәм аларның бөек ачышлары белән горурлана. Алар Татарстан Республикасы һәм Россиянең авыл хуҗалыгын уңышлы үстерү һәм чәчәк атуның төп көченә әверелә, ә тикшеренүчеләрнең хәзерге буыны элгәрләрнең данлы традицияләрен дәвам итә. Бу дәвамчанлыкның нигезе – безнең фәнни җиңүләр!

Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, югары һөнәри казанышлар, фәнни проблемаларның яңа нәтиҗәле чишелешләрен табуда уңышлар, кыю идеяләр, бетмәс-төкәнмәс иҗади илһам һәм иң кыю проектларны, яңа үрләр һәм ачышларны, лаеклы бүләкләрне тормышка ашыруда уңышлар телим!

Хөрмәт белән,

Ректор А. Р. Вәлиев

Translate