«Сириус» белем бирү үзәге вәкилләре белән методик семинар

15 августта «Сириус» белем бирү үзәге вәкилләре, профильле программаларны эшләүчеләр, педагоглар, сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү республика үзәге хезмәткәрләре өчен методик семинар башланды. Казан ДАУнан семинарда профильле сменаларның һәм лабораторияләрнең фәнни җитәкчеләре Семушкин Н.И., Гобәйдуллина А. Х., Гыйбадуллин Р.З., фәнни эксперт советы әгъзасы Нәҗметдинова Ф.Т. катнаша.

Семинарның максаты – профильле программаларны карап тоту һәм оештыру сыйфатын күтәрү, шулай ук «Сириус» белем бирү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан тупланган тәҗрибә белән уртаклашу.

Чарада «фән», «сәнгать» юнәлешләре буенча интенсив профильле программалар, дистанцион программалар оештыру, индустриаль партнерлар белән хезмәттәшлек итү алымнары, заманча тәрбия тирәлеге булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.

Семинарда катнашучыларның «Сириус» белем бирү үзәгенең квалификацияле хезмәткәрләреннән профильле программаларны оештыру һәм үткәрү сорауларына җаваплар алу мөмкинлеге булачак.

Семинар спикерлары булып чыгыш ясадылар:

– Карпухин Алексей Владимирович «Талант һәм уңыш» фондының региональ хезмәттәшлек үзәге җитәкчесе»;

– Акмалов Айдар Фәрит улы – «Талантлар Университеты» АКБО башкарма директоры;

– Һадиуллин Илсур Гәрәй улы – ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары;

– Случ Михаил Ильич, «Икенче мәктәп» лицее директоры;

– Мазяков Евгений Владимирович «Талант һәм уңыш» фондының сменалар оештыру департаменты директоры;

– Беседина Тамара Федоровна «Талант һәм уңыш» фондының коммуникацияләр департаменты директоры»;

– Михайлов Владислав Георгиевич, «Талант һәм уңыш» фондының төбәк хезмәттәшлеге үзәгенең оештыру-методик эш буенча баш белгече.

Семинар ике көн дәвам итәчәк.