SMM белгеченнән мастер-класс

Җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгеч, авитолог Данил Кузенков икътисад Институты “Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлеше студентлары өчен социаль челтәрләрдә үсеш буенча мастер-класс үткәрде. 

Ул кешеләр сине җиңел тапсын һәм синең контентың белән кызыксына башласын өчен социаль челтәрләрне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты, файдалы киңәшләрен бирде.

Шулай ук Данил дәүләт хезмәткәрләренең һәм сәясәтчеләрнең социаль челтәрләрен алга этәрү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Чыгышның төп өлеше булып Авито сайтында товар сату булды. Данил мәйданчыкта үз проектларын гамәлгә ашыру механизмнары һәм товарлар сату ысуллары турында сөйләде.

Чыгыш ахырында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм оештыручылар – Сафиуллин Нияз Азат улы һәм Федорович Анна белән кире элемтә үткәрделәр.