«СТОП коррупция» конкурсы игълан ителде

9 декабрьдә Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 10 декабрьдә безнең югары уку йортында «СТОП коррупция» дигән чара узачак.

Конкурс яшьләр арасында коррупциягә каршы көрәш темасын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Катнашу өчен Казан ДАУның барлык факультетлары һәм институтлары студентлары чакырыла. Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:

1. Фотоконкурс. Конкурс 9 декабрьгә кадәр уза.

2. Командалар бәйгесе.

Чара уен форматында узачак. Берничә команда призлар һәм истәлекле дипломнар өчен көрәшәчәк.

Бүгенге көннән командалар туплау бара. Командада урыннар саны чикләнгән. Тулырак мәгълүмат алу өчен +79372847111 (Виктория), +79503208605 (Инзилә) мөрәҗәгать итә аласыз.